Кузьминовка авылында ГАУСО «КЦСОН «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасында эшләуче социаль хезмәткәр Федорова Н. клуб хезмәткәрләре белән берлектә Кузьминкалар көзе яки башкача Кузьма һәм Демьян нар бәйрәме үткәрделәр.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында аналар коненэ эзерлек бара.
Ана -
Бөек исем.
Нәрсә җитә Ана булуга?
Хатын - кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке Ана булуда!
Һ.Такташ.
Ана! Күпме шагыйрьләр, күпме язучылар кабатланмас әсәрләрен сиңа багышлаганнар. Әле языласылары күпмедер? Синнән дә кадерле, синнән дә бөек, синнән дә ягымлы тагын нинди сүз бар соң жир йозендэ. «Ин яхшы эни» дигэн темага сочинение конкурсы узды.Барлык балаларда актив катнашты.
«Көз, кунакка килүеңне сорыйбыз!» безнең көзге бәйрәмебез шулай дип аталды.
Кеше сәламәтлеге - хәзерге вакытта актуаль тема. Бу тема кысаларында 17 ноябрьдә «Гнездышко» приютында «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз» дигән плакатлар конкурсы үткәрелде.
шейный остеохондроз
Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Халык – ара КВН” кысаларында “Спортка кагылышлы КВН” исемле спорт чарасы үткәрелде.
2018 нче елның 15 нче ноябрендә «Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында 13 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан хәзинәләре» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: республика халкы, сәясәт, икътисад, спорт һәм мәдәният мәсьәләләре буенча казанышлар өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Янгын сүндерү машинасының хәвефле сигналына битараф булмаган кешене табу авыр. Ярдәмгә ашыгучы янгын сүндерү машинасы зур кызыксыну һәм борчу уята. Ә барысын да якыннанрак карау, икеләтә кызыксыну уята. Гаиләләрнең ялын файдалы итеп оештыру эше кысаларында "Веста" Үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәренең 62 нче Янгын бүлегенә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 кеше өчен экскурсия оештырды. Максат: янгыннарны кисәтү, янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һөнәренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
"Компьютер белеме” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 2018 нче елның 13 нче ноябрендә “Веста” Үзәгендә «Мәгълүмати ресурслардан, шул исәптән "ТР Дәүләт хезмәтләре" порталы белән файдалану» темасына чираттагы дәрес узды. Максат: дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләре турында күзаллау бирү, порталда эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
Интернатта Юбилей
16 ноябрь 2018 ел
Бүген Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Порфирьева Мария Фроловнага 90 яшь тулды. Юбилее белән котларга Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Семеняк В. Н., социаль яклау бүлеге начальнигы Гурьева Н.Н., Яңа Чишмә авыл җирлеге секретаре Маланчева Т. Н., район мәдәният йорты артистлары килделәр. Музыкаль котлау, матур бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы – барысы да безнең әби өчен шатлык булды. Шулай ук Петропавловка авыл җирлеге башлыгы Мария Фроловнаның барлык авылдашларыннан бүләкләр һәм котлау сүзләре белән килделәр. Энеләре һәм сеңелләре әбиләрен шалтыратып котладылар һәм якын арада килергә вәгъдә бирделәр. Мария Фроловна бик канәгать һәм аңа игътибар иткән һәркемгә рәхмәтле.