"Парикмахер эше». “Веста” үзәге.

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

 

"Парикмахер эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” үзәгендә “Өченче һәм дүртенче төркем чәч буяулары һәм аларның характеристикалары” дигән темага чираттагы дәрес узды. Максат: чәчне буяу өчен төрле буяуларны  кулланырга өйрәнү.  

Бу дәрестә укучылар III төркем буяуларының чәчтарашханәләрдә бары тик  чәчләрнең төсмерен үзгәртү өчен куллануларын белделәр. Әлег буяулар белән чәч төсен үзгәртергә яисә агарган чәчләрне буярга мөмкин түгел, чөнки алар чәч кератины белән химик реакциягә кермиләр. IV төркем буяулары арасында иң күп кулланыла торганнарына хна һәм басма керә, чөнки аларда чәчләргә уңай йогынты ясаучы дубиль матдәләр була, алар чәчне ныгыта, чәчләр ялтырап тора башлыйлар. Систематик рәвештә хна һәм басма белән буяу нәтиҗәсендә алар тизрәк үсә башлый, шулай ук аларның коелуы туктый. Әлеге уңай нәтиҗәләр ,һичшиксез, гүзәл затларның игътибарын җәлеп итә.

Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар чәчләрне төрле техникаларда буядылар: бер төскә, мелирование техникасында, чәч тамырларын караңгырак төскә буядылар. Дәрескә чәчләрне буяу буенча белгеч (волонтер) чакырылган иде. Башта ул чәчләрне теге яки бу техника буенча ничек дөрес буярга, буяуны ничек сайларга, буяуларны нинди нисбәттә катнаштырырга икәнлеген күрсәтте, аннан соң укучылар үзләре буяуларын дәвам иттеләр. Алынган нәтиҗәләрдән барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International