ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 9 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 10 бала арасында «Яшьләр субкультурасы» дигән темага дәрес үткәрде.

        Кукмара муниципаль районы «Тылсым " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре уналты социаль хезмәттән файдаланучылар арасында «Скандинавия йөреше» технологиясе буенча сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.

      Технологиянең максаты, өлкән яшьтәге  кешеләрне физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен һәм актив озын гомерлелек принципларын формалаштыру, пенсионерларны, инвалидларны фин йөреше буенча укыту.

      Скандинавия йөреше сәламәтлекне яки тернәкләндерү процессларын саклау, умыртка баганасы, йөрәк, үпкә авырулары белән бәйле проблемалар булган кешеләргә файдалы. Скандинавия йөреше белән теләсә кайсы  сезнең өчен уңайлы урында шөгыльләнергә була. Саф һава, актив дәресләр йокы җайлануына мөмкинлек бирә,  нәтиҗәдә эмоциональ фон яхшыра, артык авырлык белән көрәшергә булыша.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Апрель" реабилитация үзәгендэ даими рәвештә именинниклар көне үткәрелә!

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Тормыш кыйммәтләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

20 нче ноябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында “күңелле стартлар” узды. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар.  Истәлеккә - фотога төштеләр.

Менә Нурлат районының социаль хезмәт күрсәтү узәге «Гармония» бүлегендә "Ныклы гаилә» проекты кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән «мин әнине ясыйм»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

21 ноябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Чисталык” темасына танып – белү әңгәмәсе үткәрелде.

  Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Лев Толстой Елына йомгак ясап, 21 ноябрь көнне әдәби кичә үткәрделәр. Язучының әсәрләреннән күргәзмә оештырдылар.

“Забота” үзәгенең социаль- тернәкләндерү булеге хезмәткәрләре һәм  социаль- хезмәтләр алучылар килүнең соңгы көнендә үзләренең хезмәтләрен бәяли алдылар. Инновацион технология буенча кәгазь пластикасының “Зур чәчәкләр” юнәлеше шушындый матурлыкны ясарга мөмкинлек бирде.

Россиядә «Юмарт Сишәмбе” акциясы быел икенче тапкыр үткәрелә. Шул уңайдан “Забота” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә “Рябинушка” фольклер ансамбле хәйрия концерты белән чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International