Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Лев Толстой Елына йомгак ясалды
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Лев Толстой Елына йомгак ясап, 21 ноябрь көнне әдәби кичә үткәрделәр. Язучының әсәрләреннән күргәзмә оештырдылар. Бөек классикның кыска хикәяләрен укыдылар һәм бик актив фикер алыштылар.
Граф Л.Толстой үтеп барышлый Мамадышта була һәм шәһәрнең матурлыгына сокланып “«Вы не поверите, что я скорее бы стал жить в Мамадыше, чем в Венеции, Риме, Неаполе» дип яза. Кичәдә катнашучылар Мамадыш шәһәренең уртасында урнашкан Л.Толстойның һәйкәленә язылган шул канатлы сүзләрне искә төшерделәр.