«Юмарт Сишәмбе” акциясы

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Россиядә «Юмарт Сишәмбе” акциясы быел икенче тапкыр үткәрелә. Шул уңайдан “Забота” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә “Рябинушка” фольклер ансамбле хәйрия концерты белән чыгыш ясады. Өлкәннәр  һәм инвалидлар концертның тыңлаучылары булдылар. Репертуарның моңлы да, шул ук вакытта дәртле җырлары  үзләренең кабатланмас һәм үзенчәлекле төсләре белән аерылып торалар.Иҗади коллектив үзләренең җырлары белән рус халкының  бай гореф- гадәтләрен һәм сәнгати-тарихи мирасын тапшыра. Халыкчан ачык костюмнар, Ю. Аполлонованың шигырьләре  концертка  үзенчәлекле яңа төсмер бизәкләр өстәде. Концертның башыннан ахырына ча  тамашачылар  ансамбльгә кушылып җырладылар. Шулай булгач, кичәнең төп максаты үтәлде, дигән сүз.”Чуар тавык” сценкасы  кичәнең төп кульминациясе  булды. Әкиятнең геройлары- әби һәм  бабай белән барысы да бергә биеделәр. Кул чабулар бик озак дәвам итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International