Җирдә иң матур сүз-әни. Бу кешенең иң беренче әйткән сүзе, ә Әниләр Көне - иң яраткан, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бөтен ил буенча бу көнгә багышланган чаралар әзерләнә. Балалар шигырьләр, җырлар иҗат итәләр, кул эшләре ясыйлар, открыткалар һәм бүләкләр әзерлиләр, рәсем ясыйлар һәм башка күп нәрсәләр әзерлиләр.
Менә Нурлат районының социаль хезмәт күрсәтү узәге «Гармония» бүлегендә "Ныклы гаилә» проекты кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән «мин әнине ясыйм»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Балалар барлык телләрдә дә «әни» дигән изге сүзнең бер үк назлы һәм ягымлы, якты һәм шактый яңгыравын белделәр: русча - әни, Ана, украинча – ненька, кыргызча-апа, грузинча – дэда, осетинча – нана. Әни безнең тормыш юлын күзәтеп тора, ә ана мәхәббәте безне олы картлыкка кадәр җылыта дигән нәтиҗәгә килделәр.
Аннан балалар әнисенең портретын язуга керештеләр. Алар иҗатта иң якын кешеңә - әнигә булган мәхәббәтне чагылдырырга тырыштылар! Бәхетле балалар тату гаиләдә һәм бәхетле Әниләр опекасы астында үсә.