“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Чисталык” темасына танып – белү әңгәмәсе үтте

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

21 ноябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Чисталык” темасына танып – белү әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмәнең максаты булып балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр бирелде. Режим, гигиена төшенчәләре бирелде, шулай ук үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәклеге өйрәнелде.

Әңгәмә Ю.Тувимның “Балаларга бик мөһим эш турында хат” дигән шигырь белән башланып китте. Шигырьне бик каты кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар. Сәламәтлек – иң мөһиме дигән нәтиҗә ясадылар.Чисталык турында табышмаклар чиштеләр. Әңгәмә барышында “Ярый – ярамый” дигән уен уйналды. Дөрес җавапларга “Чистюля” дигән медальләр тапшырылды. Әңгәмә җыр тыңлау белән тәмамланды. Әңгәмәдә 20 мөмкинлекләре чикләнгә бала һәм аларның әти – әниләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International