22 нче ноябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Стресс –дусмы яки дошманмы?» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда стресс белән көрәшүнең гомуми принципларын формалаштыру, стресс ситуацияләргә адекват җавап бирү кагыйдәләре белән таныштыру.
Югалтуларны тирән кичерү, хыянәт итүгә, гаделсезлеккә борчылу – болар барысы да стресска һәм депрессиягә китерергә мөмкин. Стресс – организмның аңа билгеле бер тискәре яки уңай факторларның көчле тәэсир итүе аркасында барлыкка килә торган халәте.
Чара тренинг темасын формалаштыруны ярдәм иткән риваятьләрдән башланды. “Нәрсә ул стресс?”- дигән сорауга әңгәмә үткәрдек. Күңел тигезлеге өчен көрәш кагыйдәләре белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар тест уздылар һәм аның нәтиҗәләрен анализлап, үз-үзләренә бәя бирделәр. Киеренкелекне йомшарту һәм төшерү өчен психотехник күнегүләр ясадылар: «Сулыш алу концентрациясе», «Визуализация», «Тынлык Гыйбадәтханәсе». Чара «Барысы да үтәр» дигән риваять белән тәмамланды.
Нәтиҗәдә, тренинг барышында ышанычлы уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучылар стресстан җиңел чыгу юлын бергәләп чишеп, стресс вакытында адекват җавап бирү мөмкинлеген тойдылар.
Тренингта 12 кеше катнашты.