22 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыка залында әниләр көненә багышланган зур, матур чара үтте. Чараның максаты булып әниләр һәм балаларның үәара эшчәнлеген оештыру, гаилә мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм ныгыту тора. Музыка залы бик матур итеп бизәлгән иде. Экранда котлау слайдлары, әниләр фотосурәтләре бер –берсен алыштырып тордылар. Балалар музыкаль котлаулар һәм шигырьләр әзерләгәннәр иде. Концерттан соң әниләр һәм балалар төрле конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында балалар әниләренә һәм әбиләренә үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.