Фетрдан балалар өчен үстерүче уенчыклар ясау буенча мастер-класс.

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 20 нче ноябрендә «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында фетрдан балалар өчен үстерүче уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Дәреснең максаты: катнашучыларның үз куллары белән фетрдан уенчыклар ясау.

Фетр-уникаль тукыма: кырыйлары сүтелми, иҗат өчен гади һәм җайлы ясала. Фетрадан ясалган чыршы уенчыклары кечкенә балаларга аеруча ошаячак. Фетрдан ясалган эшләнмәләр җиңел һәм кызыклы эшләнелә, аларга битараф калу мөмкин түгел. Детальләрне машинкада да, кул белән дә тегәргә, шулай ук ябыштырырга була.  Мондый уенчыкларны ясау өчен дәрес башында катнашучылар картоннан өлге ясадылар, аннары әзер өлгеләр буенча рәсемгә төшерелгән детальләрне кистеләр. Эшләр бик кызыклы һәм матур килеп чыкты.

   Дәрес вакытында хатын-кызлар фетр белән эшләү күнекмәләрен булдырдылар һәм уртак эштән ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International