Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. 22 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Әниләр көненә багышланган «Әниләр мәхәббәт матурлыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, һәр кеше тормышында әнинең роле турында сөйләде, шигырьләр укыды. Чарага авыл китапханәсе китапханәчеләре чакырылган иде. Алар викториналар үткәрделәр, табышмаклар бирделәр, шигырьләр укыдылар. Социаль хезмәт алучылар әлеге чарада актив катнаштылар. Әниләр, уллар турында шигырьләр укыдылар, чөнки 22 ноябрь-уллар көне дә. Яраткан җырлар җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Очрашу ахырында китапханәчеләр аларны әниләр турындагы китаплар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International