Ноябрь ае әниләр көненә багышланган җылы бәйрәм белән тәмамланды. Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Балтач Мәдәният үзәгендә «Кадерле әниләр» дип исемләнгән районкүләм бәйрәм чарасы булып узды.
Фойеда «Әниләр өчен чәчәк бәйләме» район бәйгесенең 167 иҗат эше күргәзмәсе, шулай ук Татарстан Республикасының «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән күп балалы аналар фотокүргәзмәсе оештырылды. "Волонтер» балалар үзәге активистлары әниләргә “Наз хәбәрләре” газетасы һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Чараның тантаналы өлеше Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Галимуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул Нина Терентьева (Урта Көшкәт) һәм Роза Арыковага (Дорга) Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медальләрен тапшырды. Шулай ук 50 ел бергә яшәгән гаилә парларын котлап үтте. Яшь әниләргә ана капиталы алу өчен сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач районы социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина «Әниләр өчен чәчәк бәйләме» район бәйгесенә йомгак ясады, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чара ахырында Казан аграр университеты артистлары куелуындагы “Йөрәк гафу итәрме?” спектакле күрсәтелде.