Россиядә Әниләр көне күптән түгел генә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1998 нчы елдан ноябрьнең соңгы якшәмбесендә безгә тормыш биргән иң төп кешеләрне – әниләребезнебәйрәм белән котлыйбыз һәм аларга рәхмәт белдерәбез. Әниләрне бәйрәм чараларына чакыру матур традициягә әверелде. Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 хатын-кыз арасында 11 нче санлы социаль участокта «Әни канаты астында» дигән чара үткәрде. Максат: җылы әхлакый климат һәм бәйрәм атмосферасын булдыру.
Әниләр өчен уеннар һәм конкурслар белән кызыклы программа әзерләнгән иде. Кунаклар әниләр һәм гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Кабартма» театр-экспромтында катнаштылар, «Сабый телендә» уенында балалар фикер алышуларын тыңлап, сүз ни турында барганын чиштеләр. Әниләр өчен кечкенә сюрприз әзерләнгән идее: "Mary Kay» компаниясенең чакырылган консультантлары кичке образны булдыру буенча мастер-класс ясадылар.
Вакыт күңелле һәм иркен үтеп китте, һәм консультантларның тылсымлы куллары белән яңарган гүзәл хатын-кызлар, бәйрәмнән чыктылар.
Шулай ук “Өметкә тәрәзә” волонтерлар отряды белән берлектә “Веста” Үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова социаль хезмәт күрсәтүдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаганнар өчен «Минем әни - дөньяда иң яхшысы» дигән чара уздырдылар. Максат: әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, иҗади потенциалны үстерү.
Чара әниләр турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар иң яраткан һәм мәрхәмәтле, иң якын кеше турында - әниләре турында сөйләделәр. Кайбер балалар хәтта әниләр турында шигырьләр дә сөйләделәр. Аннары волонтерлар чәчәк бәйләмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Һәр бала тырышлыгын күрсәтте һәм яратып бүләк ясады. Кул эшләре бик матур һәм төрле булды. Барлык балалар да үз эшләреннән канәгать калдылар.
Дәрес ахырында балалар үз кул эшләнмәләрен әниләренә кочаклап һәм мәхәббәт сүзләре белән бүләк итәчәкләрен вәгъдә иттеләр.