«#Юмартсишәмбе» хәйрия кампаниясе кысаларында топиарий техникасы белән “Яңа ел чыршысы” ясау буенча мастер -класс

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

28 нче ноябрь  2018 нче ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча  белгеч Зәмфирә Суфьянова   топиарий техникасы  белән “Яна ел чыршысы” ясау буенча мастер- класс үткәрде.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, инвалидлар декадасына багышланган хәйрия ярминкәсендә катнашу өчен сувенирлар әзерләү.

Хезмәт буенча инструктор  мастер- класста катнашучыларга халыкара инвалидлар көне тарихы һәм бу чорда үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.  Аннары “Яңа ел агачы” композициясен ясау технологиясе белән таныштырды һәм ясап күрсәтте.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар оныклары белән Яңа ел чыршысы ясый алуларына шатландылар. Чарада катнашучылар иҗади эшләре белән горурлык хисе кичерделер һәм белгечкә кызыклы, мавыктыргыч шөгыль  өчен  рәхмәт белдерделәр.

          Чарада 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International