Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында "Яна елны каршыларга әзерлек" шөгыле.

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Шөгыльнең максаты: кулларның хәрәкәтлэрен үстерү һәм активлаштыру, шатлыклы, уңай эмоциональ халәт булдыру. Җиһанга бик тиздән Яңа 2019 нчы ел аяк басачак. Яңа елны каршыларга балалар йортында тәрбияләнүчеләр дэ ныклап әзерләнә.Тәрбияче апалары ярдэмендә балалар стена гәҗитләре чыгаралар,булмәләрне матур-матур мишуралар,үз куллары белән ясалган уенчыклар белән бизиләр.Тәрбияче тарафыннан мактау сүзе әйтелгәч, балаларның күңелләре тагын да күтәрелеп китте.Шөгыль барышында балалар да матур чыршыга янып торган төрле төстәге шарлар,ап-ак бөртекләрен нәни бармаклары белән ябыштырдылар.Бу шөгыль балалар күңелендә бәйрэм чаткылары уятырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International