Ральф интернетка каршы!

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 27 ноябрендә, хәйриячелекне үстерү буенча Россия иҗтимагый инициативасы тәгъдиме белән “Юмарт сишәмбе” кампаниясе  кысаларында, «Космос» кинотеатры хезмәткәрләре тарафыннан "Ральф интернетка каршы” мультипликацион фильмын күрсәтү чарасы оештырылды. Әлеге мультфильм тамашачыга балаларның интернет бәйлелеге-хәзерге ата-аналарны борчый торган иң мөһим проблемаларның берсе, дигән фикер җиткерә. Бүгенге көндә мәктәп яшендәге балаларның компьютер һәм интернетка бәйлелеге- җәмгыять проблемасына әйләнде дип әйтергә мөмкин.

 Мульфильм геройлары бөтендөнья, бетмәс-төкәнмәс, чиксез Интернет челтәренә зур сәяхәткә китәләр. Бу сәяхәт  геройларны   чын дуслыкның нәрсә икәне, аның өчен нәрсә эшләргә була икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итә.

Әлеге фильм  өлкәннәргә дә балаларга да бик файдалы.    Нинди  дә булса яңалыкка омтылыш, әлбәттә, яхшы, ләкин беркайчан да үзебезне чолгап алган тирәлек һәм арабыздагы кешеләр турында онытырга ярамый . Әлеге мульфильм ирешелгән казанышларның кадерен белергә һәм якыннарыбызны хөрмәт итәргә дә өйрәтә. Әкият геройлары балаларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

Балаларга шәхси эшмәкәр  Чапкова Л.В. тарафыннан тәкъдим ителгән татлы күчтәнәч-попкорн да бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International