Көзге бал

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

28 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Пульс” клубына йөрүче актив пенсионерлары өчен “Көзге бал” узды, ул  халыкара  Әниләр көнен бәйрәм итү белән туры килде.

 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗина Эльмира Габделхак кызы “Көзге бал” да аеруча кадерле кунак булды. Үзенең сәламләү сүзендә ул “Пульс” клубына йөрүчеләрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде, башка пенсионерларга үрнәк булып, тирә-юньдәгеләрне үзләренең оптимизмнары  һәм актив яшәү рәвеше белән куандыруларын теләде. “Пульс” клубының иң актив пенсионерларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм барышында клубка йөрүчеләр  үзләренең бай  иҗади потенциалын күрсәттеләр: биеделәр, узган еллар җырлары җырладылар, төрле конкурсларда көч сынаштылар.

Көз, гадәттәгечә, үзенең бүләкләре - җиләк-җимеш, яшелчәләре белән данлыклы. Көзге уңыштан өстәл әзерләүдән  беркем дә читтә калмады. Өстәл  күчтәнәчләрдән сыгылып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International