2018 елның 27 ноябрендә “Республика сукырларны Һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге” ДБУсе хезмәткәрләре һәм анда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Республика сукырлар өчен махсус китапханә хезмәткәрләре белән берлектә ТР табигать музеенда экскурсиядә булдылар. Музей 12 залдан тора, аларда безнең планетаның барлыкка килүе, үсеше, анда тормыш барлыкка килү,Татарстанда чыга торган файдалы казылмалар һәм кыйммәтле минераллар турында мәгълүмәтләр тупланган. Музейдагы күпчелек экспонатларны тотып карарга да рөхсәт иттеләр. Музей барысына да бик ошады.