“Бергә булдырабыз”проектын тормышка ашыру кысаларында, Арчаның
“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча укучылар йортында эшләп килүче “Яшь турист” түгәрәгендә булдылар. Тугәрәк җитәкчесе Фәрит Минхаиров балаларга ничек палатка корырга,төеннәрне төрлечә бәйләү төрләре турында сөйләде һәм күрсәтте, шулай ук каршылыкларны ничек җиңәргә кирәклеген аңлатты. Балалар,түгәрәккә йөрүчеләрнең җитез хәрәкәтләр белән,саклану канаты ярдәмендә ,стенага менүләрен ,эленеп торган бурәнә буйлап баруларын ,каршылыкларны сикереп узуларын кызыксынып күзәттеләр. Тәрбиячә Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, үзәктә тәрбияләнүчеләр, туристлар группасы коллективында төрле йөкләмәләр башкарып аларда сәламәт яшьтәшләре белән аралашу сәләте үсә, үзләренә югары бәя формалаша. Туризм белән шөгыльләнү балаларның тормыш киңлекләрен арттыра, комплекслардан һәм курку хисеннән арынырга ярдәм итә. Киләчәктә бездә тәрбияләнүче балалар белән без түгәрәккә йөрүне даими рәвештә оештыру планлаштырыла.