«Җәлил» кинотеатрында хәйрия мультфильмы карау. "Веста" Үзәге

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

«#Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала өчен «Веста» Үзәге белгечләре тарафыннан «Җәлил» кинотеатрында хәйрия мультфильмы карау оештырылды. Максат: балигъ булмаганнарның мәдәни ялын оештыру, яшьтәшләре белән конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру.

Балалар "Ральф-интернетка каршы" мультипликацион фильмын бик теләп карадылар. Әлеге чарада хәтта күз яшьләрен дә тотып тора алмаслык мизгелләр булды. Мультфильмның төп геройлары Ральф һәм Пенелопа, уен автоматларында  яшәүчеләр, иң яхшы дуслар. Алар күпмедер вакытка аерылышырга туры килә торган Интернетка эләгәләр. Пенелопа Аңлый интернет тормышын аңлый, аңа анда ошый һәм ул шушы тормышта яшәргә калам дигән карар кабул итә, әмма  бу идея Ральфка бөтенләй дә ошамый һәм ул Пенелопаны өйгә - уен автоматларына кайтару өчен барысын да эшләргә тырыша. Күп сынаулар үткәннән соң гына Ральф шуны аңлый: ерак араларда да дус булырга мөмкин. Балалар әлеге сюжетны кызыксынып күзәттеләр, төп геройлар өчен борчылдылар.

Алар мультфильм карау белән бик канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. «Веста» Үзәге белгечләре һәм ата-аналар «Җәлил» кинотеатры администрациясенә хезмәттәшлек һәм мавыктыргыч мультфильмнарны бушлай карау мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр, алга таба уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International