9 ноябрь көнне Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Туган тел»шигырь укучылар конкурсының II этабы узды.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында районда 3-8 декабрь көннәрендә авыл җирлекләре территориясендә район хастаханәсе, пенсия фонды идарәсе, социаль иминият фонды, социаль яклау бүлеге вәкилләре (гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә) һәм инвалидлар җәмгыяте район оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы катнашында түгәрәк өстәлләр уза.
Жюри әгъзалары хөкеменә 6 конкурсант тәкъдим ителде. Аларга бу гүзәл затлар арасыннан иң сөйкемле, иң сәләтле һәм зирәк Кар кызын сайлап алу бурычы куелды. Ап-ак һәм зәңгәрсу бал күлмәкләреннән сәхнәгә чыккан кызлар берничә этаптан торган бәйгедә үз көчләрен сынадылар. "Әйдәгез, танышабыз", "Яңа ел котлавы", "Остакуллар", "Талант иясе", "Дефиле" кебек конкурсларда һәр Кар кызының осталыгы бәяләнде. Җыр һәм биюгә сәләтләреннән тыш, бәйге шарты буенча, конкурсантлар жюри игътибарына кул эшләнмәлере белән бизәлгән Кар кызы костюмын да тәкъдим иттеләр.
Бәйге ахырында һәр катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Ә "Мисс Кар кызы" исеменә “Чистай психоневралогия интернаты”нда социаль хезмәтләрдән файдаланучы Екатерина Предеина дип табылды. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»ның исемен аклаучы гүзәл затларыбыз Оксана Большакова “ Кар патшабикәсе”, Марина Липатова “ Иң сәләтле”, Меннянова Диана “Вице мисс Каркызы - 2018” титулларына лаек булдылар.
Бәйгедә катнашкан һәр конкурсантның физик мөмкинлекләре чикле. Бәйгене кызыклы, мавыктыргыч һәм эстетик яктан матур итәр өчен реабилитация бүлеге белгечләре Елена Малолеткова, Альбина Сираева, Людмила Замалетдинова, Анна Михеева бик зур тырышлык куйды.
Безнең тормыш тоташ стресс. Мөгаен, шуңа күрә соңгы вакытта стресска каршы уенчыклар бик популяр. Бу тема мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен аеруча актуаль.
2018 елның 1-10 декабрендә районда Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы уза.
Инвалидлар декадасы кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада физик күнегүләр үткәрделәр.
Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәменнән файдаланучы Лутаенко Зинаида Ивановна4 декабрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртән-иртүк аны котларга Үзәк районының бүлекчәсе мөдиреВәлиева Лилия Шамил кызы беләнсоциаль хезмәткәр Семенова Рада Юрьевна ашыктылар.
Зинаида Ивановна Алтай крае Ключи авылында туа. Туган авылында кичке мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Зинаида Ивановна гаиләсе бик күп күчеп йөри. Бөек Ватан сугышы елларын гаилә Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Ангрен шәһәрендә кичерә.
"Юмарт сишәмбе» - Россиядә беренче тапкыр 2016 елда узган Бөтендөнья Хәйрия көне. Инициативаның төп максаты-хәйрия культурасы үсеше, иреклеләр рухына ярдәм итү. �бровольчества.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2018 нче елның 5 нче декабрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Бергә күңеллерәк» клубының чираттагы чарасы булып узды.
4 декабрьдә « Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда чын мәгънәсендә хәйрия көне булды.