Халыкара инвалидлар көне кысаларында районда 3-8 декабрь көннәрендә авыл җирлекләре территориясендә район хастаханәсе, пенсия фонды идарәсе, социаль иминият фонды, социаль яклау бүлеге вәкилләре (гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә) һәм инвалидлар җәмгыяте район оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы катнашында түгәрәк өстәлләр уза. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе буенча аңлатмалар бирелә.