Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2018 нче елның 5 нче декабрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Бергә күңеллерәк» клубының чираттагы чарасы булып узды. “Наз” үзәгенең белгечләре Альмира Газизова һәм Лилия Зарипова “Волонтер” үзәге активисты белән берлектә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга “Яхшылык безнең әйләнә-тирәбездә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар башта үзләренең психологик халәтләрен яхшырттылар, массаж туплар ярдәмендә кулларын җылыттылар. Әлеге күнегүләрдән соң, алар якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә открыткалар ясадылар һәм сенсор бүлмәсендә релаксация уздылар. Бу балаларга үзләренең эчке потенциалын ачарга, сәләтләрен күрсәтергә һәм уңай эмоцияләр белән кайтып китәргә ярдәм итте.