Инвалидлар декадасы кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада физик күнегүләр үткәрделәр. Әлеге күнегүләр өлкән кешеләрнең физик һәм эмоциональ хәлен яхшыртуга ярдәм итә, тормышның күңелле мизгелләрен һәм уңай якларын тоярга булыша.