Безнең тормыш тоташ стресс. Мөгаен, шуңа күрә соңгы вакытта стресска каршы уенчыклар бик популяр. Бу тема мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен аеруча актуаль.
2018 елның 5 нояберендә Арча " Мәрхәмәтлек үзәге» нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары стресска каршы уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук алар бер-берсе белән аралаштылар һәм уңай үсешләре өчен куллана торган уенчыклар ясарга өйрәнделәр.