Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәменнән файдаланучы Лутаенко Зинаида Ивановна4 декабрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртән-иртүк аны котларга Үзәк районының бүлекчәсе мөдиреВәлиева Лилия Шамил кызы беләнсоциаль хезмәткәр Семенова Рада Юрьевна ашыктылар.
Зинаида Ивановна Алтай крае Ключи авылында туа. Туган авылында кичке мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Зинаида Ивановна гаиләсе бик күп күчеп йөри. Бөек Ватан сугышы елларын гаилә Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Ангрен шәһәрендә кичерә.
23 яшендә Зинаида Ивановна институтны күптән түгел тәмамлаган яшь инженер Андрейга гашыйк була һәм аңа кияүгә чыга.
Сугыштан соң гаиләсе белән Томск шәһәренә күчеп, анда тегүче булып ательеда эшли. 1972 елда гаиләсебеләнЯр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына киләләр. Зинаида Ивановна ике бала тәрбияләп үстерә, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнә.
«Мин бәхетле кеше, чөнки минем янымда гомерем буе игелекле кешеләр булды. Картлык көнендә дә кайгыртучан һәм игътибарлы кешеләр даирәсендә», - дип уртаклаша әби.
Зинаида Ивановнаны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Ходай аңа сәламәтлек бирсен, ихтыяр көчен югалтмасын, тормыш юлын шатлык, куанычлар бизәсен.