Инвалидлар декадасы дәвам итә. 6 декабрь көнне “Син үзең генә түгел” акциясе кысаларында Тукай районының Боерган авылында эшләүче социаль хезмәткәр Мингазова Ф.Ф. “Шәфкатъ” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Исмагилова Г.Р. белән берлектә инвалид бала тәрбияләүче Шамиловлар гаиләсендә булдылар.