«Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең инвалид балаларны психологик-медик-педагогик озата бару һәм социомәдәни тернәкләндерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы "Веста" Үзәге

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

 

Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 нче елның 4 нче декабрендә “Өмет” МАУО базасында «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең инвалид балаларны психологик-медик-педагогик озата бару һәм социомәдәни тернәкләндерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы узды.  Утырышта “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль Үзәгедәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Мыльникова Татьяна Валерьевна – «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм" дигән доклад белән катнашты.

Үз чыгышында Татьяна Валерьевна белгечләр тарафыннан инвалид балалары булган гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү һәм аларны озатып бару буенча алып барыла торган эш үзәгендә сорау да ачылган иде.

Утырышта шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре инвалидлыклары булган һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү буенча мәгълүмат тыңладылар һәм фикер алыштылар. 

Утырыш ахырында: кирәкле эш дәрәҗәсен тәэмин итү һәм контрольдә тотуны оештыру максатыннан «Инвалидлыгы булган һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны озатып бару буенча ведомствоара консилиум» булдыру, аның рәисе итеп «Веста» Үзәге директоры Мыльникова Татьяна Валерьевнаны билгеләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International