05.12.2018 - Халыкара Игелекләр көнендә инвалидлар декадасы атналагы һәм “Юмарт сишәмбе” кысаларында МТЗ һәм СЗ ТР Азнакай муниципаль районының “Социаль Хезмәт Күрсәтү Автоном учреждениесе “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге”ндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм “Яшь патриотлар” волонтерлар клубына йөрүче Азнакай шәһәренең №8нче мәктәбе укучылары бергәлегендә “Игелеклек кәрзине” дип аталган чара уздырылды. Волонтер-укучылар гитарада уйнап җырладылар, төрле халык биюләре күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Мероприятие азагында волонтерлар йөрәк формасындагы кызыл шарлар һәм бүләкләр өләштеләр. Әти-әниләр һәм балалар волонтер-укучыларга, бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.