“#Юмарт сишәмбе” иҗтимагый инициатива аша хәйриячелекне үстерү эше буенча 2018 нче елның 3 нче декабре көнне «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагоглар тарафыннан 15 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары өчен «Актай» ат-спорт мәктәбенә экскурсия оештырылды. Максат: хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның күзаллауларын киңәйтү.
Чара кызыклы экскурсия белән башланып китте, анда балалар һәм аларның әти-әниләре хайваннар тормышы һәм аларны карау турында күп белделәр. Атларны һәм ишәкләрне тотып, сыйпап, бер кисәк алма яки кишер белән сыйлап була иде. Атлар-бик кызыклы һәм искиткеч хайваннар. Хәзерге вакытта күпләр, яшь булуларына карамастан, атлар белән мавыга. Балалар да үзләрен җайдаклар ролендә сынап карадылар, бу барысын да таң калдырды һәм балаларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Экскурсия хайваннар белән аралашудан бик күп шатлык һәм күңел күтәренкелеге китерде.
Әти-әниләр һәм «Веста» Үзәге белгечләре «Актай» ат-спорт мәктәбе администрациясенә оештырылган чара өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, шулай ук алга таба да үсеш, уңышлар теләделәр.