Яңа Чишмә картлар йортында инвалидлар декадасы

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

     Интернат-йортта инвалидлар декадасы дәвам итә

06.12.2018           

 

            Бүген Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен бик кызыклы көн булды. Аларга балалар сәнгать мәктәбе педагоглары мастер-класс белән килделәр. Һәр бәйрәмгә, яңа идеяләр, җырлар һәм биюләр белән килү традициягә әверелде. Менә бүген дә педагоглар үзләренең талантларын күрсәттеләр, әби-бабайлар белән бергә җырлар җырладылар, баян һәм гитара уйнап биеделәр. Рәсем сәнгате буенча педагог белән бергә Раштуа веноклары ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International