Әгерҗе муниципаль районы социаль-тернәкләндерү үзеге “Өмет”тә 2018 елның 23 ноябрьдә социаль работник Яковлева Е.А. тарафыннан “Активное долголетие” (“Озын гомерлелек серләре”) дигән темага лекция үткәрелде. Бу программаның максаты – сәламәт яшеү рәвешен пропагандалау, өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның мөмкинлекләрен активлаштыру, социаль һәм психик халәтләрен саклау турында булды. Лекция барышында дәваланучылар хәрәкәтнең, дөрес туклануның, яхшы кәефнең һәм актив тормыш позициясенең үзләренә уңай тәэсир итәчәген аңладылар. Сәламәтлек – гомерне озайтучы факторларның берсе.
“Картлыктан курыкмаска кирәк. Аңа әзерләнергә, сәламәт тән һәм сәламәт гадәтләр белән керергә кирәк”. – дигән профессор С.М. Бубновский