"Изгелекне бергә эшлибез"

2018 елның 7 декабре, җомга

     2018 елның 6 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында " Мәрхәмәтлек үзәге» социаль педагогы волонтерлар белән берлектә «Барлык һөнәрләр мөһим, барлык һөнәрләр кирәк» дигән чара үткәрделәр. Чарага сәламәтлекләре  буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ата-аналар чакырылган иде.  Максаты позитив аралашу күнекмәләрен формалаштыру, уңай эмоциональ кәеф булдыру, әдәплелек тәрбияләү һәм төркемдә эшли белү сәләтен үстерү иде.

     Уен формасында кунаклар төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштылар.

Балалар бик теләп уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.  Шулай кызыклы һәм актив формада балалар барлык һөнәрләрнең дә мөһим һәм кирәкле булуын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International