4 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында Пучы клубы хезмәткәрләре концерт программасы белән кунакка килде. Алар үзләренең дәртле җырлары, биюләре белән әби - бабайларыбызның күңелләрен яулады. Борынгы җырларга кушылып алар үзләренең яшьлек елларын искә алып утырдылар. Баянчы егеткә кушылып Васил абыйда үзенең яшь чагында яратып башкарган "Җомга "җырын бүләк итте, ә Фирдинант абый татар халык көенә өздереп биеп күрсәтте. Өлкәннәребез бу очрашудан бик канәгать калдылар.