Инвалидлар декадасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп» базасында «Халыкара инвалидлар көненә» багышланган “Бию-хәрәкәт терапиясе” дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрде.
Чара психоэмоциональ киеренкелекне, куркуны һәм агрессивлыкны төшерүгә, уңай эмоцияләр уятуга һәм коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның төп максаты-балаларны хәрәкәтләр белән хис-кичерешләрне үзара бәйләргә өйрәтү, бию хәркәтләре аша хис-тойгыларны өйрәнү һәм аларны чыгару.
Чарада сәламәтлекләре чикләнгән 20 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара вакытында психолог «Төсне биибез», «Әйлән-бәйлән», «Кул, аяк, баш биюе », «Парлы бию» һ.б. практик күнегүләр үткәрде.
Чара ахырында балалар белән киеренкелекне төшерү һәм сулыш алу күнегүләре үткәрелде.