«Бергә булдырабыз» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» балалар өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча Укучылар сараенда «Шахмат» түгәрәгенә барганнар. Тренер Мөдәрис Лотфуллин аларны шахмат фигуралары, уен кагыйдәләре белән таныштырды, партиядә кулланырга мөмкин булган йөрүләрнең вариантларын күрсәтте. Аннан балалар үзләре уйнап карадылар.
7 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында Такталачык клубы хезмәткәрләре концерт программасы белән кунакка киләчәк.