Балык Бистәсендә Ватан геройлары һәм Билгесез солдат көннәренә багышланган тантаналы чаралар

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Балык Бистәсендә Ватан геройлары һәм Билгесез солдат көннәренә багышланган тантаналы чаралар булып узды.

    Чаралар районыбыз үзәгендәге Геройлар аллеясы янында  митинг белән башланып китте. Анда районыбызның оешма-предприятие, мәгариф, җәмәгать оешмалары вәкилләре,яшь армиячеләр, форпостчылар катнашты. Алар алдында район башлыгы Илдар Таҗетдинов, генерал-лейтенант Шамил Дәүләтгильдеев чыгыш ясадылар.  Соңыннан олы кунак ДОСААФ автомәктәбе каршында эшләп килүче картинг түгәрәгендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышын күзәтте. Балык Бистәсе гимназиясендәге батыр якташыбыз Петр Савиновның музее белән танышты. Тантаналы чаралар Балык Бистәсе районында офицерлар берләшмәсе төзүгә багышланган түгәрәк өстәл белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International