"Уңыш формуласы» тренингы үткәрелде.

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологлары Альбина Сайфуллина һәм Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп» базасында «Халыкара инвалидлар көне”нә багышланган «Уңыш формуласы» дип аталган психологик тренинг уздырдылар.

Тренинг уңышлы шәхеснең эчке позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары «уңыш» төшенчәсен аңлауны формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерү.

Тренингта сәламәтлекләре чикләнгән 17 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг вакытында балалар төркемнәргә бүленеп уңыш формуласын төзеделәр, «Ассоциация», «Зирәк фикер », «Бәхеткә лицензия» күнегүләре үткәрелде.

Чара ахырында психологлар тормышта үз-үзләрен тормышка ашыру өчен “Уңыш формуласын” куллануның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International