7 декбрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Могҗизалар кыры” дип аталган танып-белү һәм күңел ачу уены үткәрелде. Уенның максаты – коллективта дусларча мөнәсәбәт булдыру. Сораулар тарих, биология, география өлкәсеннән сайланган иде. Тамашачылар һәр уенчыны куәтләп утырдылар. Турлар арасында музыкаль номерлар башкарылды. Җиңүче булып интернатның иң укымышлы кешесе Белобородов С.А. калды. Барлык катнашучыларга бүләкләр бирелде. Катнашучылар да, карап утыручылар да уңай кичереш алдылар.