Инвалидлар декадасы уңаеннан 10 декабрь көнне Биктәш башлангыч мәктәбе укучылары «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы 2 төркем инвалиды Назарый Николаевта булып кайттылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне, инвалидларны компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла.
7 декабрь көнне мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз тарафыннан Сосна мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды. Мәгънәле матур җырлар, дәртле биюләр, шаян шигырьләр райондашларыбызның күңеленә хуш килде.
2018 нче елның 7 нче декабрендә хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова мөмкинлекләре чикле балалар һәм приютта тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Компьютер дискыннан чыршы бизәкләре» темасына мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада 10 бала катнашты.
Максат: "Декупаж" техникасы барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм салфетка белән эшләу техникасының башлангыч этабындагы гади алымнарга өйрәтү.
11 нче декабрь, 2018нче ел,сишәмбе
Изгелек «инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы һәм Волонтер елы кысаларында «Брейн-Ринг» интеллектуаль уенының финалы булып узды.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Брейн-Ринг» интеллектуаль уенын популярлаштыру, үстерү һәм аларның ялын оештыру.
Марат Закиров җитәкчелегендәге "Ника" яшьләр клубы активистлары "Ростресурс" инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе вәкиле Алексей Мулеев ярдәме белән, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" спорт уены кагыйдәләре буенча “Брейн- Ринг” финал уены оештырдылар.
Бу уенда алтышар кешедән 5 команда ярышты. Уен барышында командалар 80 нче – 90 нчы еллар хитларыннан җырларның исемнәрен һәм авторларын, афоризмнарны, кышкы табышмакларны чиштеләр. Чара сораулар, музыка, чәй паузалары һәм тамашачылар уены белән аралашып барды. Йомгаклау раунды җиңүчеләрне билгеләде. “Зирәк ябалак” күчмә кубогы җиңүче “Чишмә” командасына тапшырылды. Барлык командаларга истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды. Чара күңелле, дустанә атмосферада үтте.
Чарада 42 кеше катнашты.
Инвалидлар Декадасы кысаларында Югары Ырга авыл җирлегенә өлкән яшьтәге гражданнар һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар белән социаль яктан әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү максатыннан күчмә бригада оештырылды. Утырышта районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
"Елмаю!"
Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләре «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында егерме өч социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чаралар үткәрделәр.
Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр әлеге программа буенча актив шөгыльләнәләр. Чаралар өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә үткәрелде. Шулай ук аларга «Манипуляция серләре. Хәмер. Оештыру гомуми эш» дип аталган фильм күрсәтелде.