Арча "Өмет чаткысы"

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

«Бергә булдырабыз» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» балалар өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча Укучылар сараенда «Шахмат» түгәрәгенә барганнар. Тренер Мөдәрис Лотфуллин аларны шахмат фигуралары, уен кагыйдәләре белән таныштырды, партиядә кулланырга мөмкин булган йөрүләрнең вариантларын күрсәтте. Аннан балалар үзләре уйнап карадылар. Тренер сүзләренчә, шахмат балаларга яхшы тәэсир итә. Шахмат талантын мөстәкыйль фикерләү, логика, хәтер, яңарышны үстерә. Уен барышында балага түземлелек, максатчанлык, игътибарлылык тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International