Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләрне волонтерлар каршы алды.

2018 елның 11 декабре, сишәмбе
Шушы көннәрдә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр волонтерлар – Түбән Кама медицина көллияте студентлары булып кайттылар. Булачак студентлар-медиклар балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, малайлар һәм кызлар бергәләп тылсымлы кар бөртекләре эзләп күңел ачтылар, Кыш турында табышмаклар чиштеләр, һава шарларында кар бизәкләре ясадылар һәм гадәти булмаган ысул белән: аяк бармаклары белән Кыш бабайга хатлар яздылар. Аннары волонтерлар приютта тәрбияләнүчеләргә үзләренең булачак һөнәре турында сөйләделәр – фельдшер турында сөйләделәр һәм Түбән Кама медицина колледжына укырга чакырдылар. Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләргә волонтерлар квест-уенда актив катнашкан өчен татлы призлар өләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International