Түбән Каманың «Балкыш» приютында инвалидлар декадасы кысаларында «Күңелдә яктылыкны кабызыгыз»дигән чара узган.

2018 елның 11 декабре, сишәмбе
Тәрбиячеләр Гөлназ Курмакаева һәм Альбина Борисова балаларга инвалидлар безнең кебек үк, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сөйләделәр. Алар шулай ук укырга, җырларга, күңел ачарга, кунакка йөрергә ярата. Аларга бармак белән генә күрсәтергә, күз уңыннан карарга, аларны күзәтергә кирәкми. «Бу кешеләр дә җылылык, кайгыртуга, игелеккә аеруча мохтаҗ. Аларның күбесе үзләре турында үзләре кайгырта алмый. Шуңа күрә алар турында без кайгыртырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады тәрбиячеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International