7 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында Такталачык авыл клубы хезмәткәрләре концерт программасы белән кунакка килде.Алар өлкәннәребезгә үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр.Концерт кичәсе өлкәннәребезгә яшәргә көч, күңел җылысы, җан тынычлыгы бирде.