Компьюр белән эшләргә өйрәтү, Балтач

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне, инвалидларны компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла. Бу дәресләрдә өлкәннәребез хәзерге заман техникасы белән эшләү тәртибен, Интернет сайтлардан кирәкле мәгълүмат алу, дәүләт хезмәтләре порталы белән ничек эшләү тәртибе белән танышалар.

Әлеге компьютерга өйрәтү дәресләре - өлкән буын кешеләренә ялгызлык  хисен онытырга, замана яңалыкларыннан  хәбәрдар  булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International