2018 нче елның 7 нче декабрендә хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова мөмкинлекләре чикле балалар һәм приютта тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Компьютер дискыннан чыршы бизәкләре» темасына мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада 10 бала катнашты.
Максат: "Декупаж" техникасы барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм салфетка белән эшләу техникасының башлангыч этабындагы гади алымнарга өйрәтү.
Эшләр пөхтә, матур килеп чыкты; һәр бала үзе ясаган бизәкне өендәге чыршысына эләргә теләк белдерде.
Мондый мастер-класслар балаларның үзара дуслыгын ныгыта, ярдәмчел булырга өйрәтә.