Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучыда кунакта, Балтач

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 10 декабрь көнне Биктәш башлангыч мәктәбе укучылары «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы 2 төркем инвалиды Назарый Николаевта булып кайттылар.  Аңа сәламәтлек, һәм киләчәккә ышаныч теләп,  күчтәнәч бүләк тапшырдылар. Укучыларга Назарый Николаев кайгыртулары һәм игътибарлары өчен зур рәхмәтен җиткерде. Бу очрашу балаларның йөрәгендә якты истәлек булып калыр дип  ышанасы килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International