Күчмә бригада

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

   Инвалидлар Декадасы кысаларында Югары Ырга авыл җирлегенә өлкән яшьтәге гражданнар һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар белән социаль яктан әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү максатыннан күчмә бригада оештырылды. Утырышта районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Очрашуны Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Доверие - Ышаныч" автономияле дәүләт оешмасының директоры Алсу Нәҗиповна Ризаева ачып җибәрде. Өлкән яшьтәге гражданнарның актив тормыш алып баруларына, мәдәни, сәламәтләндерү учреждениеләренә, район бәйрәмнәренә һәм чараларына баруларына юнәлдерелгән өлкәннәр белән системалы эш алып бару турында мәгълүмат бирде.

Очрашу бик җанлы узды. Өлкән яшьтәге гражданнар сәламәтлек саклау, социаль яклау, инвалидларны һәм пенсионерларны шифаханә-курорт юлламалары белән тәэмин итү өлкәсендә кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International