Декабрьнең беренче көннәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү матур традициягә әверелде. Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин Айрат Нәҗип улы инвалидларга азык-төлек җыелмалары рәвешендә ярдәм күрсәтте. “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре җылы теләкләр белән бергә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Инвалидлар декадасы кысаларында, өйгә килеп хезмәт күрсәтүдә торучы 40 инвалидка, депутаттан азык-төлек җыелмасы бирелде. Җавап итеп өлкән яшьтәге гражданнар депутат Хәйруллин А. Н.ка ярдәм күрсәтүә өчен бик зур рәхмәт белдерделәр.