11 декабрь көнне Инвалидлар декадасын йомгаклап, Яшьләр үзәге бинасында “Бердәмлектә безнең көч” дип аталган иҗади фестивальнең беренче шәһәрара туры булып узды. Бу гади генә бәйге түгел, фестивальдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәләтләренә иҗади яктан бәя куелды.
Фестивальнең мәртәбәле кунаклары: башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Галина Юрьевна, Чистай муниципаль районы депутаты Добронравова Ольга Владимировна, Чистай муниципаль районы социаль яклау булеге җитәкчесе Каюмова Гүзәл Рафыйк кызы.
Бәйгедә катнашучыларның физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, кул эшләнмәлеренең ясалышыннан, бизәлешеннән таң калырлык. Кешенең мөмкинлекләре чикле булса да, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юклыгына тагын бер кат инанасың. Жюри әгъзалары хозурына тәкъдим ителгән кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып саналган. Кайсы гына эшне алсаң да, техник яктан гына түгел, ә менә әлеге иҗат җимешенә никадәр тырышлык, осталыктан тыш, күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы бөркелгәне сизелеп тора.
Бәйгенең төп өлеше берничә номинациядән торды: вокал, хореография, оригиналь жанр, сәнгатьле-әдәби сойләм, автор – башкаручы, төрле музыка уен коралында уйнау сәләте.
Беренче чиратта, шуны искәртеп узарга кирәк, бәйгедә катнашкан һәр кешенең чыгышын залда утырган тамашачы тын калып күзәтте: кирәк урында алкышлады, бер елады, бер көлде. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр кешенең батырлыгы, үҗәтлеге, осталыгы, тырышлыгы, чыннан да, зур ихтирамга лаек иде. Тумыштан сукыр дип тормадылар, кул-аягым эшләмичә коляскада утырам дип зарланмадылар, сәхнәне дер селкетеп биеделәр, җырладылар, музыка коралларында уйнап шаккатырдылар алар халыкны.
“Бердәмлектә безнең көч” иҗади фестиваленең беренче шәһәрара турының нәтиҗәләре буенча, вокал номинациясендә Шартов Александр беренче дәрәҗәдәге диплом иясе булды. Икенче дәрәҗәдәге дипломантлар Сафин Айдар – хореография номинациясе, Шартова Татьяна – бисердан чигелгән кул иҗаты номинациясе, Сумуткина Тәскирә - оригиналь жанрда иҗат ителгән кул әшләнмәсе номинациясе , өченче дәрәҗәдәге дипломантлар Ходаков Юрий, Меннянова Диана – шулай ук кул иҗаты номинацияләре буенча җиңүче дип табылды.
Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инвалид балаларның өйләренә барып, аларга «Шалкан» әкиятен күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну белән тамаша карадылар һәм күтәренке куңел белән кунакларны озатып калдылар.
Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә Арча балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар язучысы Виктор Драгунскийның тууына 105 ел тулуга багышланган «Балачак дусты» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Бу бәйрәм балалар өчен якты, шатлыклы һәм кабатланмас булды. Аның танылган «Денискины рассказы» хикәясе әлегә кадәр балалар арасында уңыш казана.
Яңа елга бүләк.
12 декабрь 2018 нче ел
Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты әбиләре гадәти булмаган бүләк алды. "Мэри Кэй" компаниясеннән матурлык буенча экспертлар - Зөлфия һәм Таңсылу Якуповалар интернат-йортта яшәүчеләргә «матурлык сеансы» бүләк иттеләр. Алар кул һәм бит тиресен тәрбияләү буенча мастер-класс ясадылар. Үзләренең тиреләрен карап торыр өчен әбиләргә крем һәм битлек бүләк иттеләр. Шулай ук Мэри Кэй компаниясеннән яңа ислемайлар белән сөендерделәр. Катнашучылар бик күп канәгатьләнү алдылар һәм косметика буенча күп яңа нәрсәләр белделәр.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашу
12 декабрь 2018 ел
Яңа Чишмә районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсының район этабы үтә. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Мостафина Гүзәлия Фәргать кызы әлеге конкурста «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә катнашты. Эштә ул узен бик тырыш, инициатив, оператив яктан күрсәтте. Катнашучы сәхнәдә үзенең һөнәри осталыгын куелган максатларга ирешү, яңа технологияләр белән эшләү, үҗәтлек, тырыш хезмәт, системалы эше белән исбатларга тырышты.
12нче декабрь көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган тематик чара узды
11 декабрь көнне «Дулкын» бассейны хезмәткәрләре инвалид балалар һәм өлкәннәр өчен таныштыру экскурсиясе оештырды.
Ватан Геройлары көне уңаеннан 2018 елның 10 декабрендә Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашындагы тантаналы чарада булып кайттылар.
11 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Авыручыларны тәрбияләү һәм тернәкләндерү чараларының роле һәм әһәмияте " дигән темага бишенче дәрес булып узды.
Агымдагы елның 10 нчы декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач районының мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күңел ачу кичәсе оештырылды.